Бүген, район башлыгы, милли һәм конфессия ара мөнәсәбәтләр Советы рәисе җитәкчелегендә утырыш үтте. Утырышта Зәйдә яшәүче халыкның телен, мәдәниятын саклап калу һәм үстерү, авыл җирлеге һәм дин оешмалары бердәмлеге белән яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук Россия УФМС ның Зәй районы идарәсе башлыгы Галина Усманованың 11 айга миграция хәле тыңланылды. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.