9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан шәһәр мәдәният йортында “Коррупциягә каршы бергә” дип исемләнгән чара булды. Ул хәзерге вакытта дәүләт программасына әверелде. Шуңа күрә әлеге куркыныч чирне бергә көрәшкәндә генә җиңеп була.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Югары Пәнәче мәктәбе укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре аларның өйләренә барып җыештыру, кар чистарту һәм су алып кайту кебек эшләрне башкардылар.
Бүгенгесе көндә районыбыз товарлыклы сөтчелек фермаларында 55,6 тонна сөт җитештерелә, шуның 53 тоннасы сөт эшкәртү заводларына тапшырыла. Сөтнең товарлыклылыгы 95 процент, майлылыгы – 3,9%, аксымы-3,1%. Тәүлегенә бер сыердан 12,6 кг.
9 декабрьдә Район мәдәният йорты хезмәткәрләре “ЮНИТИ” бию төркеме әгъзалары белән ветераннарның өйләренә барып аларның күңелләрен күтәрделәр. Емелин Василий Петрович, Лукъянов Максим Данилович өйләрендә булып, аларга музыкаль сәләм тапшырдылар һәм ашамлыклар җыелмасы бүләк иттеләр.
9 декабрдә үзәк китапханәдә Ватан Геройлары көне уңаеннан “Рәсәй – геройлар Ватаны” дигән тарихыи сәгатъ уздырылды. Чарада коррекция мәктәбенең 6 сыйнйф укучылары катнашты. Китапханәче Камалеева А.Р. бу бәйрәмнең килеп чыгуы тарихы белән таныштырды
9 декабрь көнне район мәдәният йортында хәрби-интернаналист Ринат Әхмәтшин истәлегенә багышланган шашка турниры булып үтте. Ринат һәрбер катнашучының күңелендә батыр йөрәкле, хөрмәтле якташыбыз булып кала.
“Сез геройларча сугыш кырларында, завод һәм фабрикаларда , тылда фидакарь хезмәт иттегез, бәхетле тормыш турында хыялландыгыз. Тыныч тормышта сез шулай ук илебезнең киләчәге өчен тырыштыгыз, төрле авырлыклар, кыенлыклар, кайгы хәсрәт кичердегез.
Районыбыз һәм шәһәребездә Ватаныбыз Геройлары көне оешкан төстә уза. Шуларның иң истәлеклесе сугыш ветераннарына мемориаль такта урнаштыру.
8 декабрьдә “Сәвәләй” халык ансамбле һәм “Җиләк” фольклор коллективы раштуа укуларында катнашып Әлмәт һәм Бөгелмә Епархиясенең дипломына лаек булдылар. Аларга дипломнарны Епископ Мефодий тантаналы рәвештә тапшырды.
Кадер авылы җирлегендә самообложение акчасына Кадер һәм Әхмәт авылларындагы юлларны төзекләндерү алып барыла.