Инвалидлар декадасы җәмгыятькә батыр йөрәкле, бернинди авырлыкларга да бирешмичә, тормышны яратучан кешеләр барын искәртә. Кәрәкәс авылында яшәүче Гимадиевлар гаиләсендә яшәүче инвалид баланы барып күңелен күрү традициягә әверелде. Клуб хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек белән бергә аның өенә барып концерт номерлары күрсәттеләр, татлы ризыклардан чәй оештырдылар.