12 декабрьдә балалар музыка мәктәбендә җырчыларның V нче бәйгесе үтте. Әлеге бәйге районыбызда 5нче тапкыр үтә. Шуңа да катнашучылар ел саен күбәя бара. Алар төрле авыллардан җыелган катнашучылар. Гомумән 12 авылдан 72 катнашучы җыелган иде.
10-12 декабрьә Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча шәхси беренчелек үтте. Нәтиҗәләр буенча: Шәрәфиева Алия 400 һәм 800 метрлы арада беренче,
13 декабрь көнне хезмәт ветераны Елизавета Гавриловна Захарованың тормыш бәйрәме булды. Аңа 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Клара Габидуллина һәм автоклуб хезмәткәрләре килде.
Бүген Зәйдә район ветераннар Советының хисап-сайлау конференциясе үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, Чалы шәһәре ветераннар Советы рәисе Рәфыйк Имайкин, районыбызның мөхтәрәм ветераннары, хакимият вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Минзәләдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында семинар-киңәшмә үтә. Ул авыл халкының эш активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү сораулары буенча уздырыла. Анда район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район делегациясе, шул исәптән җирлек башлыклары да катнаша.
14 декабрь көнне 12сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр – Россия күләм граңданнарны кабул итү көне үткәрелә.
2007 елдан бирле Геройлар көне безнең шәһәребездә зурлап үткәрелә. Чөнки безнең шәһәребездә сугышка 11600 кеше киткән, шуның 7410 сугыш кырларында ятып калган һәм без бу вакыйгага битараф булып кала алмыйбыз. Бу көнне музейга 1 мәктәпнең 5 сыйныф укучылары килде.
Тюгеевка авылы җирлегендә самооблоңение акчасына буш калган җирләрне койма белән әйләндереп алу төгәлләнде. Ул Алексеевка авылында да башкарылды
Валерий Утяганов, Алеша Чернов, Валентин Скобелев. Бу батыр егетләр турында сөйләү бик авыр булса да, яшь буын алар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш. Шулай да ата-анага никадәр авырлык, күз яше китергән әлеге вакыйга яралары әле дә төзәлмәгән,алар яшеренеп кенә тора.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән тормышыбыздагы истәлекле вакыйга – илебезнең Төп Законы булып торучы, аның иҗтимагый һәм дәүләти төзелешен билгеләүче Россия Конституциясе көне белән котлыйм.