ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе
19 февраль көнне район мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телеңне беләсеңме?" дип исемләнгән чара узды.

19 февральдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, Зәй район үзәк хастаханәсе, мәгариф идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, Зәй политехника көллияте һәм ДОСААФ вәкилләре катнашында чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

9 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә «СССР ның Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призы»на Бөтенроссия чаңгы ярышлары ачылды. Ярышларда Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән спортчылар катнаша.


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе
Сәламәтлек-зур байлык! Районда сәламәтлек саклау елына шундый девиз астында старт бирелде.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 18 февральдә Зәй районы территориясендә шәһәр һәм авылның гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, 9-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашты.

«Өченче буын университеты» программасы кысаларында, «Пульс» клубы әгъзалары өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә музей хезмәткәрләре «Сугыш еллары хатлары» дип исемләнгән фикер сәгате үткәрделәр.

Бүген Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә "Социаль проектлар белән идарә итү" семинары узды.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең  Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиал белгечләре  2020 елның 17 февраленнән 02 мартына кадәр Татарстан Республикасы халкы өчен, азык-төлек продуктларын бирү буенча автоматлар (вендинг аппаратлары) аша мәктәпләрдә өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырды.

Быел да Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итә.
Бүген аграрийлар торган саен күбрәк булачак уңышны иминләштерү турында уйлыйлар. Агроиминләштерү хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аеруча әһәмияткә ия, шундыйларга безнең республика да керә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, һава шартларына карамастан, тотрыклы эшчәнлек алып баруда, керемнәрне алдан фаразлауда реаль мөмкинлекләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International