7 ноябрьдә Казан шәһәрендә «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X юбилей ачык республика телевизион фестивале узды.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегендә булды. Разиф Гали улы сырхауханәне карап чыкты, «Татнефть» АҖ гранты хисабына сатып алынган яңа җиһазлар белән танышты.