Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегендә булды. Разиф Гали улы сырхауханәне карап чыкты, «Татнефть» АҖ гранты хисабына сатып алынган яңа җиһазлар белән танышты. Конкурста җиңү нәтиҗәсендә тузган стоматология җиһазлары яңа, заманча җиһазларга тулысынча алыштырылган. Разиф Гали улы күргәннәрдән канәгать калды, район җитәкчелеге алга таба да ярдәм итәргә вәгъдә итте. Хәзер көн тәртибендә бинаны капиталь ремонтлау мәсьәләсе тора. Бүлектә булганда Разиф Кәримов коллектив белән аралашты, стоматологиягә 50 ел гомерен биргән Рәхимә Хәмзә кызы Гомәрова белән әңгәмә корды, барысына да ныклы сәламәтлек, шәһәр һәм район халкы файдасына эшләүдә уңышлар теләде.