Бүген Зәй шәһәрендә районның элеккеге башлыгы, Зәй районының Мактаулы гражданины Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә багышланган чара узды. Шул ук исемдәге паркта үткән искә алу чарасында район җитәкчелеге, аның белән төрле елларда эшләгән Ринат Шәех улының хезмәттәшләре, шәһәр һәм район депутатлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашты. Ринат Фәрдиевка кыска, әмма хезмәт казанышларына бай гомер кичерергә туры килде. Ул Зәй районы үсешенә 30 ел хезмәт куйды. 1999 елдан Ринат Шәех улы Зәй районы һәм Зәй шәһәре хакимиятен җитәкләде. 2006 елдан башлап фаҗигале рәвештә вафат булганчыга кадәр, Зәй районы башлыгы булып эшләде. "Зәй районын һәрвакыт яхшы җитәкчеләр җитәкләде, шул исәптән Ринат Шәех улы да үз эшләре белән биредә тирән эз калдырды. Зәй районында ул башлаган эшләр уңышлы дәвам итсен. Күп кенә күрсәткечләр буенча район бүгендә республикада алдынгы урында тора. Ринат Шәехович әлегә кадәр күпләр өчен дус, абый, ә безнең өчен тиңләшерлек һәм мәңгегә хәтердә сакларлык кеше булып кала», - дип билгеләп үтте район башлыгы Разиф Кәримов. Шулай ук Разиф Гали улы җыелганнарга битараф булмаганнары өчен рәхмәт әйтте, Зәй халкының йөрәгендә бу гадәттән тыш кеше истәлеге мәңге сакланыр!- диде. Зәйлеләр Ринат Фәрдиевне әйткән сүзендә нык торучы, ышанычлы дус буларак беләләр, аның кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәтен әледә хәтерлиләр. Чара барышында җыелучылар аның турында истәлекләр белән уртаклаштылар һәм истәлекле билгегә чәчәкләр куйдылар. Ринат Фәрдиев 2008 елның 6 ноябрендә вафат булды.