7 ноябрьдә Казан шәһәрендә «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Наше время-Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X юбилей ачык республика телевизион фестивале узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны республика Хөкүмәте киләчәктә дә хезмәт кешесенә һәм фестиваль хәрәкәтенә актив ярдәм итәчәк дип ышандырды, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка һәм аның командасына аерым рәхмәт белдерде. 1,5 меңгә якын үзешчән артист, эшче һөнәрләренә ия булучыларның нинди талантлы һәм мавыктыргыч иҗат ияләре була алуларын күрсәтү максатыннан оештырылган фестивальдә катнашты. «Пирамида» сәхнәсендә мордва, чечня, рус, татар, хәтта болгар биюләрен дә күрергә мөмкин иде. Вокаль иҗаты биредә катнашучыларның толерантлыгына шик калдырмады: монда яһүдләрнең «Лимончиклары» да, рус «Варенькасы» да, татарның «Ай, былбылым»да булды. Фестивальдә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты командасы II гомумкоманда урынын алды: «Визитка-презентация» номинациясендә – I урын, «Хореография (кече формалар) – II урын, «Дан минуты» номинациясендә – III урын булды.