Зәйлеләр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясенә кушылды

2022 елның 5 ноябре, шимбә
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе җиденче мәртәбә узды. Диктант офлайн формасында "Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» һәм 6 нчы мәктәптә узды. Диктантта 123 кеше катнашты. Зур этнографик диктант - Россиядә яшәүче халыклар мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче агарту проекты. Акцияне оештыручы-милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык. Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелде һәм үз эченә 30 мәсьәләне алды: 20 сорау-барлык катнашучылар өчен, 10 сорау - Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль. Диктант узганнан соң, һәр катнашучы сертификат алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International