15 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (66 кабинет, 3 кат) алимент сораулары буенча гражданнарны кабул итү була. Гражданнарны кабул итүдә комиссия белгечләре катнашачак, аның составына суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау вәкилләре кергән. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатендә (8-85558) 7-07-66 телефоны буенча башкарыла.