1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Яшьлек» боз сараенда 2013 елгылар командалары арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призларына (1 этап) турнир узды, анда Зәй шәһәренең «Яшьлек», Бөгелмәнең «Арслан», Нурлат шәһәренең «Ледок», Чирмешән шәһәренең «Стальные совы», Кама Аланының «Олимпия», Лениногорск шәһәренең«Нефтяник» командалары катнашты. Турнир нәтиҗәләре: 1 урынны «Яшьлек» - Зәй шәһәре, 2 урынны "Арслан" - Бөгелмә шәһәре, 3 урынны " Стальные совы"- Чирмешән районы, 4 урынны «Ледок» - Нурлат шәһәре, 5 урынны «Нефтяник» - Лениногорск шәһәре, 6 урынны «Олимпия» - Кама Аланы алды. «Яшьлек» командасы турнирның 2 нче этабына чыкты.