Зәйдән зур йөк машинасында гуманитар ярдәм озатылды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Зәйдән  Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм җибәрделәр. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк зәйлеләр  үзләрен бары уңай яктан гына күрсәттеләр: үз теләкләре белән китүчеләр дә, гуманитар ярдәм җыюда  катнашу буенча да, өлешчә мобилизация чорында да.

  - Без республикабыз һәм  илебезнең бер өлеше, шуңа күрә безнең уртак бурычыбыз-хәрби хезмәткәрләребезгә һәм азат ителгән территорияләрнең  халкына ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү,  мин шушы авыр вакытта читтә калмаучы,  игелекле эшләргә мөмкин кадәр өлеш керткән барлык зәйлеләргә рәхмәтле, - диде үзенең чыгышында  район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов.

Шулай ук озатырга килүчеләр алдында Зәй УАДыннан мобилизацияләнгән Михаил Музыченко да чыгыш ясады. Элекке юл эшчесе хәзер Казандагы җыелма пунктта инструктор булып тора, бүген ул бер  генә көнгә гаиләсе һәм  туган коллективы янына кайткан.

Барлыгы 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде. Зәй машинасы юлда Татарстан колоннасына кушылачак һәм алар бергәләп тиешле урынга барып җитәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International