Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә “Атказанган спорт мастеры Ф. П. Симашев призы"на Бөтенроссия чаңгы ярышларын ачу тантанасы булды.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышы булды.