Зәйдә мәдәният идарәсенең кече коллегиясе утырышы узды

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең кече коллегиясе утырышы узды. Кече коллегия утырышында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев катнашты. 2022 елда мәдәният идарәсе, Зәй туган якны өйрәнү музее эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2023 елга куелган бурычлар каралды; "Зәй шәһәренең 370 еллыгы" елы кысаларында авыл мәдәният учреждениеләренең эше турында чыгыш тыңланды. Чара ахырында район башлыгы Разиф Кәримов  хезмәткәрләргә юбилей елында  шәһәребезнең мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәккә булган планнарны һәм юнәлешләрне билгеләп үтте. Кече коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International