Бүген Зәй муниципаль районының 22 гомуми белем бирү оешмасында 9 нчы сыйныфта белем алучы 457 укучы өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды. Бу исә тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты булып тора. Катнашучыларга дүрт биремне үтәргә тәкъдим ителде: текстны кычкырып уку, аның алга таба сөйләп чыгу, сайланган темаларның берсе буенча монологик әйтем һәм әңгәмә оештыру. Биремнәрне үтәү өчен катнашучыга 15-16 минут вакыт бирелә. Эксперт (рус теле укытучысы) билгеләнгән критерийлар буенча биремнәрнең үтәлешен бәяли. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучы бөтен эшне башкарып 10 яки аннан да күбрәк балл җыйган очракта биремне үтәгән була. Балларның максималь саны 20. Әңгәмә үткәрү барышында шәхси һәм агым аудиоязмасы башкарыла. Йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре белән танышу урыны булып белем бирү оешмасы тора. Һәр мәктәптә йомгаклау әңгәмәсен үткәрү һәм тикшерү буенча комиссия төзелде. Бәяләмәләрнең объективлыгын бәйсез күзәтүчеләр тәэмин итте. Алар арасында иҗтимагый оешма вәкилләре, мәгариф идарәсе органнары белгечләре, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә бар. 8 февральдә әңгәмәдә нигезле сәбәпләр аркасында катнаша алмаган, шулай ук канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә булган очракта, укучылар йомгаклау әңгәмәсен бары тик 2 тапкыр, йомгаклау әңгәмәсен уздыру вакыты каралган өстәмә көннәрдә 2023 елның 15 нче марты һәм 15 нче маенда үтә алалар.