Зәйдә ата-аналар һәм укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү җыелышы узды

2023 елның 10 феврале, җомга
9 нчы февральдә 7 нче мәктәп базасында 9-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти- әниләре өчен һөнәри юнәлеш бирү җыелышы үткәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Э. Э. хәрби комиссариат вәкилләре белән берлектә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының уку йортларына керү мөмкинлеге һәм шартлары белән таныштырдылар, уку йортының өстенлекләре турында сөйләделәр. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Шәрәфиева Г. М. педагогик юнәлештә максатчан укырга керергә теләүчеләр өчен стимуллаштыру программасын тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International