Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев рәислегендә хезмәтне саклау буенча Координация советының утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: "2022 елда хезмәтне саклау буенча Зәй районы Координация советының эшенә йомгак ясау һәм 2023 елга эш планын раслау", "Шәһәр һәм район предприятиеләрендә хезмәтне саклау өлкәсендә законнарны үтәү", "Предприятиеләрдә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы". Докладлар белән шәһәрнең эре предприятиеләре вәкилләре: "Татэнерго Зәй ГРЭСЫ" АҖ, "Зәй шикәре" АҖ, "Завод Техно"ҖЧҖ филиалы чыгыш ясады. Түбәндәге мәсьәләләр каралды: предприятиедә хезмәтне саклау идарәсе системасын мәҗбүри кабул итү; предприятиедә һәм аның бүлекчәләрендә хезмәтне саклау буенча закон һәм башка норматив хокукый актларның үтәлешен контрольдә тоту; эш урыннарында хезмәт шартларын өйрәнү, камил хезмәт ысулларын эшләү һәм гамәлгә кертү турында тәкъдимнәр әзерләү һ. б. Йомгаклау сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев чыгыш ясады.