Зәйдә "Россия Ел укытучысы" конкурсының зона этабы узды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларының педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан 3-4 февральдә «Россия Ел укытучысы» һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. 6- 7 нче мәктәпләр базасында Актаныш, Мөслим, Сарман, Түбән Кама һәм Зәй районнарыннан укытучылар ачык дәресләр үткәрделәр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Зәй районы данын 3 нче мәктәпнең география укытучысы Шәңгәрәева Алсу Рифкать кызы, 6 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Куприянова Ангелина Александровна, татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Карманова Ольга Евгеньевна якладылар. Конкурсантлар дәресне үткәрү һәм анализлау өлкәсендәге һөнәри компетенцияләрен күрсәттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, төрле методларны, кабул итүләрне һәм технологияләрне куллану буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Зона этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы педагоглар Казан шәһәрендә узачак конкурсның республика этабына чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International