Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә “Атказанган спорт мастеры Ф. П. Симашев призы"на Бөтенроссия чаңгы ярышларын ачу тантанасы булды. Ярышларга Россия төбәкләренең 22 командасыннан 210 спортчы килде. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Зәйнең Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәпнең 2 спортчысы Бирюков Вадим һәм Нехаев Данил чыгыш ясый. Ачылу тантанасында Зәй районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, «Челтәр компаниясе» АҖ генераль директоры урынбасары, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Мәҗитов Азат Илгиз улы, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Зәй районының Мактаулы гражданины Галиев Эдуард Шәйхнур улы, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалының Түбән Кама электр челтәрләре директоры Галимов Алмаз Ибраһим улы, Татарстан Республикасының Чаңгы ярышлары федерациясе эшләре белән идарә итүче Блохин Денис Анатольевич, ярышларның техник делегаты Сагайдак Сергей Леонидович ( Мәскәү шәһәре), ярышларның техник делегаты ассистенты Летавин Владимир Васильевич (Санкт-Петербург шәһәре) катнашты. Ярышлар 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк