Бохарайда мәктәп территориясен җыештыру эше оештырылды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе
Бохарай мәктәбендә мәктәп территориясен узган елгы яфраклардан, коры ботаклардан чистарту, шулай ук агачларны агарту эше оештырылды. Мәктәп хезмәткәрләре зур куләмле чүп-чарны җыеп, мәктәп территориясеннән махсус урынга алып чыктылар, барлык агачлар агартылды. Мәктәп директоры җитәкчелегендә техник персонал мәктәпкә төп керү юлын тәртипкә китерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International