Зәйдә мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котладылар һәм плау белән сыйладылар

2023 елның 21 апреле, җомга

Бүген мөселманнар изге Рамазан ае тәмамлануын - Ураза-бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәм уңаеннан төп тантана Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчетендә узды. 5.30 да монда Коръән аятьләре, вәгазьләр укыла башлады. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов барлык зәйлеләрне изге бәйрәм белән котлады. Районның имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин Рамазан аеның изгелеге турында искә төшерде, диндәшләренә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Чара бәйрәм намазын уку белән тәмамланды. Мәчеткә килгән барлык дин тотучыларны мәчет янында әзерләнгән тәмле плау белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International