ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2024 ел
җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2023 ел йомгаклары буенча «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында һәм «массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» журналистлык эшләре конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.

15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 августта Бигеш авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында халык җыены булды.

Бүген Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр» темасына республика август киңәшмәсе узды.
2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Эшсез калган Зәй районы халкы «Кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты ярдәмендә үз эшен ача ала.
Зәйдә танылган татар галиме, педагог, табиб, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган унберенче фәнни-гамәли конференция һәм шәһәрнең Т.Ялчыгол исемендәге төп мәчетенә нигез салынуга 30 ел тулуны билгеләп үтүгә багышланган тантаналы чара узды.
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

13
август, 2024 ел
сишәмбе
12 августта 6 нчы мәктәптә яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу узды.
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Сәйфуллин Рөстәм Хөҗәт улы белән хушлашты.

12
август, 2024 ел
дүшәмбе
Зәй муниципаль районында шәһәрнең авыл җирлекләрендә һәм микрорайоннарында үтә торган гражданнар җыеннарына, шулай ук предприятиеләрдәге хезмәт коллективлары җыелышларына старт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International