Зәй районында эшсезләргә үз эшләрен ачуда ярдәм итәләр

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Эшсез калган Зәй районы халкы «Кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты ярдәмендә үз эшен ача ала. 2024 ел башыннан Зәй районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эше нәтиҗәсендә кече эшмәкәрлек субъектлары саны эшсез гражданнар арасыннан биш яңа кече бизнес вәкиле белән тулыланды. Эш башлаучы эшмәкәрләр Эксперт советы утырышында үз проектларының эшләнгән бизнес-планнарын якладылар. Инициативасы хупланган һәркем проектны гамәлгә ашыруга 145 100 сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәме алды. Зәй шәһәрендә яшәүче Ләйсән Батькова үз эшен ачарга күптән хыяллануы, әмма моның өчен акча җитмәве турында сөйләде. Бер мәртәбә түләү ярдәмендә ул керфекләрне үстерү һәм кашларны бизәү буенча бизнес ача, җиһазлар, мебель һәм чыгым материаллары сатып ала, бинаны арендага ала. Шул рәвешле, «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын үстерү яңа гына эшли башлаган эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме алырга һәм үз тормышларын яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International