Яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу узды

2024 елның 13 августы, сишәмбе

12 августта 6 нчы мәктәптә яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу узды. Район башлыгы Разиф Кәримов микрорайонда яшәүчеләрне 2024 елның 7 аенда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды, икътисад, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм инфраструктура үсеше темаларына кагылды. Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова агымдагы елның 7 аенда шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Бистәдәге оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные Николай Комаров сөйләде. Җыелыш башланганчы Зәй муниципаль районының шәһәр Советы депутатлары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм ТҖҮләр рәисләре, тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны кабул итте. Кабул итү барышында халыкны кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде. Яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр очрашуында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булган Рияз Комаровта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International