Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август конференциясе узды

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

 Бүген Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр» темасына республика август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Э. Р. Сәфәргалиев катнашты. «Татарстан Республикасында профильле белем бирү» мәйданчыгында Зәй шәһәре энерготөркеме укучылары Аввакумов Михаил һәм Хафизов Марат Казан дәүләт энергетика университеты һәм Зәй ГРЭСы белән «Энергокласс» уртак һөнәри юнәлеш бирү проектын тәкъдим иттеләр.

Август педагогика советы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Уймак кыз» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Дубинина Ирина Николаевнаны Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге белән бүләкләде. Ирина Николаевнага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International