Зәйдә танылган татар галиме, педагог, табиб, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган унберенче фәнни-гамәли конференция һәм шәһәрнең Т.Ялчыгол исемендәге төп мәчетенә нигез салынуга 30 ел тулуны билгеләп үтүгә багышланган тантаналы чара узды. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең 1 урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, республиканың бөек галимнәре, дин әһелләре, район мөхтәсибләре, җирле имамнар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр бар иде. Конференциядә катнашучылар Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыгол каберен карадылар һәм догалар укыдылар. Шәһәрдә Ялчыгол скверында һәм Үзәк мәчеттә булдылар, анда мәчетнең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.Чарада катнашучылар Р.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе белән танышып чыктылар. Аннары Куш-Елга авылында традиция буенча мәгърифәтче нәселенең каберләрен карадылар, «Хәзрәт чишмәсе»янында булдылар, җирле мәдәният йортында Таҗетдин Ялчыголның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән таныштылар.
Конференциянең пленар өлеше мәдәният йортының тамаша залында узды. Анда катнашучыларны һәм килгән кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде, ул зәйлеләрнең Т.Ялчыгол мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча башкарган эшләр турында сөйләде, мондый мөһим чарада катнашулары өчен барчасына рәхмәт белдерде. Кунакларны һәм конференциядә катнашучыларны шулай ук ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең 1 урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Филизә Фәнис кызы сәламләде. Конференция барышында Таҗетдин Ялчыголның татар халкы тормышында әһәмиятле роле һәм аның фәнни хезмәтләрен популярлаштыру турында чыгышлар яңгырады. Төп докладлар белән филология фәннәре докторы, академик, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин, ТР Фәннәр Академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Данияр Гыйльметдинов, халык шагыйре Рәдиф Гаташ, этномузыковед, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыковедение кафедрасы доценты Геннадий Макаров чыгыш ясады. Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Зәй җирендә уздырыла торган конференциягә югары бәя бирде, алга таба да бу юнәлештә уңышлар теләде. Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.