Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Р.Х.Сәйфуллин белән хушлашты

2024 елның 13 августы, сишәмбе
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Сәйфуллин Рөстәм Хөҗәт улы белән хушлашты. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Рәфис Хөҗәт улы! Татарстан хөкүмәте, Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән зур югалту белән бәйле булган тирән кайгыгызны уртаклашам. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Сугышчы тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич. Җыелучылар алдында шулай ук РФ Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты исеменнән Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов кайгы уртаклашу сүзләре белән чыгыш ясады. Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Рөстәм Хөҗәт улын Мирный бистәсе зиратына җирләделәр.Герой турындагы истәлек зәйлеләр йөрәгендә озак сакланыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International