Зәйлеләр-республика конкурсы җинүчеләре

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2023 ел йомгаклары буенча «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында һәм «массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» журналистлык эшләре конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе башлыгының территорияләр белән эшләү буенча урынбасары Илдар Ибраһимов, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм оештыру комитеты әгъзалары катнашты. Әгъзам Гобәйдуллин, җыелучылар алдында чыгыш ясап, Татарстанда җирле үзидарә халыкның хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге системасында төп звено булуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта җирле үзидарә органнарында 6200дән артык муниципаль хезмәткәр һәм төрле дәрәҗәдәге 7600дән артык депутат эшли. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге конкурсларны үткәрү муниципаль хезмәткәрләрнең абруен ныгытырга һәм иң лаеклыларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Совет рәисе шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту конкурсында катнашучы журналистлык эшләренең дә елдан-ел артуын билгеләп үтте. "Республиканың мәгълүмат ресурслары шәһәрләребездә һәм районнарыбызда, авыл җирлекләрендәге уңай үзгәрешләрне яктыртуда гаять мөһим роль уйный. Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт дәрәҗәсен күтәрүдә массакүләм мәгълүмат чараларының роле дә әһәмиятле. Бу җәһәттән, бигрәк тә авыл җирлекләре хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлегенә игътибар бирүче район газеталарына, җирле телевидение, радиога рәхмәт әйтәсе килә», - диде ул. Ахырда ул лауреатларга эшләре, катлаулы мәсьәләләрне көндәлек хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Сезгә Татарстан Республикасы һәм тулаем ил хакына һөнәри эшчәнлегегездә алга таба да уңышлар телим!",- дип йомгаклады ул. Конкурсларга 15 номинация буенча 184 гариза бирелгән, шул исәптән: «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсына – тугыз номинация буенча 104 гариза, журналистлар конкурсына – алты номинация буенча 80 гариза теркәлгән. Конкурсларда җиңүчеләр арасында зәйлеләр дә булуы сөендерә. «Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе – муниципаль берәмлек Профсоюзының социаль партнеры» номинациясендә район Советы Аппараты җитәкчесе Ананьева Ландыш Госман кызы, «Республика басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы публикациясе"номинациясендә «Яңа Зәй» газетасының баш мөхәррире Илалтдинова Роза Хәмзә кызы җиңү яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да шулай тотарга, Зәй!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International