Зәйдә халык җыеннары һәм хезмәт коллективлары җыелышларына старт бирелде

2024 елның 12 августы, дүшәмбе
Зәй муниципаль районында шәһәрнең авыл җирлекләрендә һәм микрорайоннарында үтә торган гражданнар җыеннарына, шулай ук предприятиеләрдәге хезмәт коллективлары җыелышларына старт бирелде. Район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында беренче җыелыш бүген шәһәрнең төп предприятиеләренең берсендә –Зәй ГРЭСында узды. Разиф Кәримов энергетикларны Зәй муниципаль районының 2024 елның 1 яртыеллыгында социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. «Татэнерго» АҖ - Зәй ГРЭСының 2024 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2024 елның калган чорына бурычлар турында филиал директоры Дмитрий Прохоров сөйләде. Хезмәт коллективы белән очрашуда шулай ук «СМП» АҖ генераль директоры, 38 нче Зәй бер мандатлы сайлау округы буенча күрсәтелгән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рияз Комаров катнашты. Район башлыгы йомгак ясап, ГРЭС коллективының шәһәр тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте һәм коллективка хезмәт уңышлары теләде. Бүген очрашулар шулай ук «Благострой» ҖЧҖ, «Горзеленхоз»ҖЧҖ ләрендә дә узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International