ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

«Яшьлек» боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча «Яшьлек» кубогы» ярышлары узды, аларда 110 талантлы спортчы катнашты. Бу вакыйга якты спорт бәйрәме генә түгел, «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше дә булды.


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе
18 гыйнвар көнне Түбән Кама шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу Чебоксар шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасында катнашу өчен командалар формалаштыру буенча сайлап алу ярышлары булды.

19
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе
Районда Качмануга әзерлек эшләре алдан ук башланды. Бәйрәмне тиешле канун-нарына туры китереп, хәвефсез үткәрү чаралары күрелде. Качмануда су коенырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә барлык шартларга туры китереп махсус урын көйләнгән. Шулай ук районның Әлкин һәм Ал. Бистәсе авылларында да коену өчен махсус урыннар булдырылды.

17
гыйнвар, 2025 ел
җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев «Теплосервис» ҖЧҖ, «Зәй районы ДВБ» ДБУ һәм Зәй почтамтында очрашулар үткәрде. Очрашу барышында Эмиль Эдуардович оешма хезмәткәрләрен Зәй муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнары белән таныштырды.
2025 елның 10 гыйнварыннан 13 гыйнварына кадәр «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 7-11 сыйныфлары укучылары өчен сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.
2025 елның 13 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен математикадан «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Зәйдә микрорайоннарда яшәүчеләр белән традицион очрашулар башланды.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов Зәй район электр челтәрләре хезмәт коллективы белән очрашты.
2025 елның 10 гыйнварыннан 13 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт мәгариф учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теленнән «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Республика Вице-премьеры, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 15 гыйнварда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты чаралары нәтиҗәсендә Татарстанда кече бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итүнең махсус институтларының бердәм системасы формалашуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International