Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр! Сезне бөек пост тәмамлану һәм якты Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
Христосның яңадан терелүе тормыш шатлыгын һәм яңарышын символлаштыра, безнең яхшылыкка һәм гаделлеккә ышанычыбызны ныгыта. Бу бәйрәмне дин тотучылар рухи яңарыш, шәфкатьлелек һәм сабырлык, кызгана белү һәм гафу итү, ватанпәрвәрлек һәм якыныңа мәхәббәт кебек әхлакый кыйммәтләргә тугрылык символы буларак кабул итәләр. Нәкъ менә алар һәрвакыт илебезне көчле һәм куәтле итә.
Пасха бәйрәме һәр кешенең бу якты дөньяга игелекле эшләр башкару өчен тууын искә төшерә. Муниципаль районның христиан дини оешмалары, башка конфессияләр вәкилләре белән беррәттән, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтә. Махсус хәрби операция шартларында җаваплы гражданлык позициясе һәм һәркемнең фидакарь ярдәме бик мөһим. Битараф булмавыгыз, баш өстендәге тыныч күк йөзе хакына игелекле гамәлләр башкаруыгыз, традицияләрне саклаганыгыз һәм җәмгыятьнең әхлакый сәламәтлеге турында кайгыртканыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм.
Бу бәйрәм якты үзгәрешләрнең башы булсын, якыннарыгызның мәхәббәте күңелләрегезне җылытсын, ә һәр яңа көн бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык, иминлек телим!