2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар. Балалар укыту лабораторияләрендә булдылар, анда производствода өйрәтү осталары һөнәрләр һәм белгечлекләр турында сөйләделәр, кызыксынып җиһазларны, инструментларны карадылар, трактор кабинасында утырдылар, күп сораулар бирделәр. Тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар. Рома:"Миңа бүген тракторда утыру ошады". Игорь:"Миңа металлны ничек эретеп ябыштыруларын белү кызык булды". Мәдинә:"Миңа ашарга пешерү һәм металл эретеп ябыштыру кабинеты ошады". "Бүген балалар тыңлап кына калмыйча, барысын да үзләре карый алдылар. Нәкъ менә шундый җанлы хисләр профессиягә беренче чын күңелдән кызыксыну уята", - дип уртаклашты балалар бакчасы тәрбиячесе Розалия Солтанова. Бүген балаларга һөнәрләрнең күптөрлелеген һәм мөһимлеген аңлаешлы формада күрсәттеләр. Турыдан-туры контакт аша танып белү-кызыксындыру һәм мавыктыруның иң яхшы ысулы бит.
#ЗПК#Национальныйпроект#Профориентация#детскийсадколледж#Мылучшие