Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты

2026 елның 10 апреле, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр. Карлы яңгыр явып торуга карамастан, барлык агрофирмалар эшне яхшы оештырганнар һәм минераль ашламалар кертүне дәвам иттеләр. Бүгенге көнгә 3 меңгә якын гектар мәйданда көзге бодайга ашлама кертелгән. Район башлыгы тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның сыйфаты, аларны механизаторлар белән тәэмин итү, техник куркынычсызлык һәм янгын сүндерү чаралары белән танышты. Нигездә барлык агрофирмалар һәм КФХлар язгы кыр эшләренә яхшы әзерләнгәннәр һәм чәчүгә керешергә әзер. Шулай ук орлыкларның һәм минераль ашламаларның сакланышы да каралды, барысы да җитәрлек күләмдә һәм яхшы сыйфатта саклана. Быел язгы кыр эшләренә 250 трактор җәлеп ителәчәк, шулардан: 50 - куәтле тракторлар, 15 заманча чәчү комплексы, 25 чәчү агрегаты. Язгы кыр эшләрендә 400 механизатор катнашачак. Механизаторларның кәефләре яхшы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International