Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды

2026 елның 10 апреле, җомга

Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.

Депутатлар тарафыннан район һәм шәһәр советларының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану, Зәй муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турында нигезләмәне раслау хакында» һәм «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составы турында» карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралды.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International