«Үз куллары белән үстерелгән кыярлар»

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Экологик чиста продукт алуның иң дөрес ысулы - аны үзең үстерү. Әлбәттә, кыярларны кибеттә сатып алырга мөмкин, тик аларны үзең үстерүе ничек кызык. Кечкенә орлыктан башта кечкенә яфраклар, аннары тулы кыяр үсеп чыгуын күрү - чын могҗиза! «Бөртеккәй» балалар бакчасы балалары һәр елны иртә яздан тәрәзә төбендә кыяр, суган һәм үләннәр үстерәләр. Балалар үсемлекләрнең үсешен күзәтәләр, барлык үзгәрешләрне билгеләп баралар. Балаларда үсемлекләр үстерү белән кызыксыну, үсемлекләрне карау – су сибү, йомшарту күнекмәләре формалаша, алар үсемлекләр үсү өчен яктылык, су, туфрак, җылылык кирәклеген аңлый башлый. Балалар кыярларының өлгергәнен түземсезлек белән көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International