Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды. Чара балаларның патриотик чыгышлары һәм һәлак булган яклаучылар истәлегенә бер минут тынлык белән ачылды.
Разиф Кәримов сугышчыларга Ватанны саклаулары өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында җентекләп сөйләде, якташларының үз геройлары белән горурлануларын һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләүләрен ассызыклады.
Очрашу барышында дәүләт бүләген тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен СВО ветераны Артур Терешин Батырлык ордены белән бүләкләнде. Геройга дәүләт бүләген тантаналы шартларда район башлыгы тапшырды. Разиф Галиевич Артур Александровичка антына тугрылыгы, ныклыгы һәм илебез мәнфәгатьләрен яклауга керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук кызы Оливия тууы уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә 100 000 сумлык сертификат тапшырдылар. Артур Терешинны – югары дәүләт бүләге, ә Поздняковлар гаиләсен-сабый тууы белән чын күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм гаилә иминлеге телибез!