Зәй районы агросәнәгать комплексында барлыгы 2422 кеше хезмәт куя, шуларның 160ы - 30 яшькә кадәрге яшьләр. Тармакта 189 югары белемле кадр исәпләнә: аларның 13е - зообелгеч, 21е - агроном, 22се - икътисадчы, 25е - инженер, 30ы – ветеринария табибы, 44е - хисапчы.
Бу көннәрдә Түбән Биш авылында яшәп тормыш итүче, хезмәт ветераны Сәгыйдуллина Кадрия Шәйдуловнаның гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Аны юбилее белән котларга ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов һәм автоклуб хезмәткәрләре килде.
“Теплосервис” оешмасы 2008 елның август аенда оешкан. Төп юнәлешләрнең берсе: район оешмаларын җылылык һәм су, ә шәхси хуҗалыкларны су белән тәэмин итү тора.
15 январьдан шәһәр һәм район мәктәпләре мәгариф идарәсе приказы нигезендә ГТО ның кышкы төрләре биремнәрен үтәүгә керештеләр. Укучылар 4 төрле норматив буенча сынау үтәчәкләр.
Зәй муниципаль районында Лукьяновлар гаиләсендә тугызынчы бала тууы теркәлде. Ул 2016 нче елның 15 январендә туган Лукьянов Андрей Александрович. Андрей әтисен Алексей Юрий улын һәм әнисен Наталья Виктор кызын ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды
2016 елның 26нчы апрелендә татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел була. Шул хөрмәттән мәгариф идарәсе районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар оештыра башлады.
Район терлекчеләре куелган максатка ышаныч белән атлыйлар. Максат тәүлек савымны 100 тоннага җиткерү. Бүгенгесе көнгә ул 61,2 тонна тәшкил итә. Шуңа да кармастан әлеге күрсәткеч үткән елга каранганда 6,4 тоннага күбрәк, ай башыннан 2,6 тоннага күбрәк сөт савып алынган, үткән көнгә караганда 100 грамм артык савым тәшкил итә.
15декабрьдән Зәй районында зур масштаблы проект – “Сәхнә экраны” проектына старт бирелде. Бу көнне бер көнне 2 мәдәният йортында Россиянең легендар кинокартиналарыннан өзекләр күрсәтелде. Дүрт Мунчада “Свадьба в Малиновканы” күрсәтсәләр, Түбән Биштә “Служебный романны” күрсәттеләр
Кармалы күлендәге суык суда коену (качману) быел зур күләмдә үткәрелде. Бер көн алдан күл уртасына матур иттереп коену урыны (купель) ясалды. Аның тирәләрен нарат агачлары белән бизәлде һәм сукмак ясалды.