Кармалы күлендәге суык суда коену (качману) быел зур күләмдә үткәрелде. Бер көн алдан күл уртасына матур иттереп коену урыны (купель) ясалды. Аның тирәләрен нарат агачлары белән бизәлде һәм сукмак ясалды. Инде төнге 00. Сәгатьтән соң иртәнгә кадәр 180 ләп кеше инде коенып китте. Ләкин быел аңалык кертү йөзеннән коену урынын изгеләндерү 19 январьның көндез 12 сәгатькә билгеләнгән иде. Билгеләнгән вакытка халык әкрен генә коену урынына җыелды. Свято-Троицкий Соборы рухание Андрей Стребков аны изгеләндерде, аннан үзе коенып чыкты. Аның артыннан барлык теләүчеләр бәкедә коендылар. Район башлыгы Разиф Кәримов җыелган халыкны бәйрәм белән котлады,-“ ..киләчәктә әлеге изге урынны халык тәкъдиме буенча ел әйләнәсенә яраклы итеп төзү күздә тотыла” – диде. Иң кыйммәтлесе – бүгенгесе көндә милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм дуслык – дип йомгаклады сүзен Разиф Галиевич. Коенучылар өчен ике җылы автобус, чәй эчү урыны һәм куркынычсызлык чаралары каралган. Шуңа күрә изге бәйрәм оешкан төстә үтәр дигән өмет бар.