Зәйдә Россия күләм Кино Елын зурлап билгеләп үтәләр

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

15декабрьдән Зәй районында зур масштаблы проект – “Сәхнә экраны” проектына старт бирелде. Бу көнне бер көнне 2 мәдәният йортында Россиянең легендар кинокартиналарыннан өзекләр күрсәтелде. Дүрт Мунчада “Свадьба в Малиновканы” күрсәтсәләр, Түбән Биштә “Служебный романны” күрсәттеләр. Әлеге чарага мәдәният хезмәткәрләре җентекләп әзерләнделәр. Алар икешәр атна сәхнәдән төшмичә репетицияләр ясадылар. Бүгенгесе көндә инде проектта катнашучыларның яртысы диярлек үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларны тамашачылар белән бергә жюри членнары да карый һәм һәрберсенә бәя бирә. Иң оста куелган өзекләр дәрәҗәле бүләкләр белән бәяләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International