Районда эшләп килүче иктисад Советының чираттагы утырышы бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә үтте. Ул Зәйдә эшләп килүче “Газ магистральләрен эксплуатацияләү оешмасы” эшенә багыәшланган иде. Әлеге коллективның эшчәнлеге буенча хисап белән оешма директоры Исаак Александрович Петров чыгыш ясады. Аннан оешма эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкдимнәр тыңланылды.