Зәй каратистлары медаль алып кайтты.

2016 елның 29 гыйнвары, җомга
Әтиле-уллы Владимир һәм Алексей Ревиннар әзерләгән егетләр каратэнең киокусинкай төре буенча Россия герое Александр Супонинский истәлегенә Әлмәт шәһәрендә үткән турнирда алдынгы урыннарны алдылар. Ярышларда Татарстанның Казан,Чаллы, Волжский, Чистай, Лениногрский, Бөгелмә, Кукмара, Базарлы Матак, Зәй, Баулы, Әлмәт, Сарапул, Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән җыелган командалар катнашты. Зәй яшүсмерләре 5-беренче, 2-икенче һәм 2- өченче урынны алдылар.Үз авырлык үлчәмнәрендә Виталий Бочкарев, Илназ Зыятдинов, Рамил Сөләйманов, Вадим Зеленин, Николай Прохоров алтын, Диләрә Әбзалова,Эдуард Мазманян көмеш, Максим Маракин, Эмиль Хөснетдинов бронза призга лаек булдылар.Болардан тыш, Зәй каратистлары беренче гомүмкоманда беренчелегенә чыктылар. Бүгенге көндә спортчылар каратэ буенча Татарстан беренчелегенә үтәчәк ярышларда катнашырга әзерләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International