16 февраль көнне шәһәр мәдәният йортында “Без тормышны сайлыйбыз” дигән акция үтте. Әлеге чара наркотикларга каршы эш планы кыссаларында алып барыла. Яшьләргә наркоманиягә, тәмәке тартучыларга, алкоголизмга каршы профилактика ярдәменнән видеороликлар күрсәтелде.
Зәйнең 6нчы мәктәбендә “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының республика этабы төбәк туры бара. Анда Сарман, Мөслим, Чирмешән, Актаныш, Түбән Кама, Зәй районнарыннан муниципаль турларда җиңү яулаган иң көчле 18 педагог һөнәри осталыкларын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри каршында дәлилли.
Әлмәттә “Ел хатын-кызы”, “Хатын-кыз карашы белән: Ел ир-аты” республика бәйгесенең төбәк туры үтте. Анда Зәйдән “Форпост” оешмасы җитәкчесе Алексей Алексеев “Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә җиңү яулап, бәйге финалына сайлап алынды.
Зәй районы Чыбыклы товарлыклы-сөтчелек комплексында барлыгы 1606 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 775е - савым сыер. Узган ел биредә бер сыердан 5177 литр сөт савылган. Агымдагы елда сөт җитештерү арта төшкән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, тәүлегенә 150 литр күбрәк сөт савыла.
Түбән Камада яшүсмерләр, ир-атлар, хатын-кызлар арасында киокусинкай буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Анда Зәй данын “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Ярыш нәтижәләр буенча Дмитрий Лаврентьев, Вадим Зеленин, Рамил Ишмөхәммәтоветов, Егор Кузнецов җиңүче булды. Марат Шәрипов белән Максим Столяров бронза медальгә лаек булды
15 февраль көнне шәһәр мәдәният йортында район һәм шәһәр җитәкчелегенең Мирный битәсендә яшәүчеләр белән очрашуы үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап 2015 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады һәм якын киләчәктә эшләнәсе эшләр турында сөйләде.
15 февраль көнне шәһәр мәдәният йорты 5 мәктәп укытучылары белән “Безнең горурланырга урыныбыз, сакларга җиребез бар” – дигән патриотик очрашу үткәрде. Батырлык дәресе совет гаскәрләренең Афган җиреннән чыгарылуга 27 ел үткән көнгә багышланган иде.
Бүген Зәй музыка мәктәбендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышлап тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Шагыйрь иҗатыннан һәм аңа багышлап язылган әсәрләрдән төзелгән бай программаны татар гимназиясе әзерләгән иде.
Быел Әфганстанда булган сугышчан хәрәкәттән совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тулды. Шул уңайдан бүген - 15 февральдә, Зәйнең Җиңү паркындагы “Азатлык китерүче солдат” һәйкәле каршында интернациональ бурычын үтәгәндә башларын салган зәйлеләрне искә алу оештырылды.
12 февраль көнне Алмәт шәһәренең “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда “Ел хатын кызы. Ел ир-егете: хатын кыз карашы” република бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Анда Зәйдән 3 номинациядә катнаштылар: “Минем эшем-минем язмышым” – Татьяна Давыдова, «Хатын-кыз – ана» - Лукъяновлар гаиләсе, “Өченче яшьтәге гериня” – Румия Зәбирова катнаштылар.