16 февраль көнне шәһәр мәдәният йортында “Без тормышны сайлыйбыз” дигән акция үтте. Әлеге чара наркотикларга каршы эш планы кыссаларында алып барыла. Яшьләргә наркоманиягә, тәмәке тартучыларга, алкоголизмга каршы профилактика ярдәменнән видеороликлар күрсәтелде. Яшьләр әңгәмәдә актив катнаштылар, тормышның ямен һәм тәмен табып яшәү принцибына тугрылыклы булырга сүз бирделәр. Һәркем үзе өчен дөрес томыш юлын сайлауны бурыч итеп куйды.