Бүген Зәйнең Баныкин урамында район җитәкчелеге катнашында ветеринар пункт ачылды. Ветпункт йорт хайваннарын диагностикалау һәм дәвалау өчен барлык кирәк яраклар белән җиһазланган.
Зәй районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен төгәлләде. 27,8 мең гектарда бөртекле культуралар чәчелде. Шул исәптән: 13,8 мең гектарда язгы бодай, 11,3 мең гектарда арпа, 2,0 мең гектарда бөртеккә кукуруз, азык үләне 12,6 мең гектарда, шикәр чөгендере 12,3 мең гектарды чәчелде.
12 май көнне Зәй хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә “Буш хезмәт урыны ярминкәсе” үтте. Чарада “Таттелеком” оешмасы вәкилләре дә бар иде. Эшсез калган зәйлеләргә 15 хезмәт урыны тәкъдим ителде. Ярминкә нәтиҗәсе буенча 30 кеше киңәшмә алды, 4 кеше эшкә юллама алдылар.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2016 нче елның 12 маенда Зәй шәһәренең 3 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең мөдире Гөлфия Вәлишина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде.
11 майда физкультура савыктыру үзәгендә “Өченче яшь” дип аталган өлкәннәр Спартакиадасының 1 туры үтте. Ул Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды. Спартакиадада 60 кеше катнашты.
Зәй “Яшелләндерү” ширкәте быел шәһәрне чәчкәгә күмәргә җыена. Шәһәрнең төрле почмакларында 100 меңгә якын чәчкә утыртыла. Аның төп өлеше май ахырында утыртыла һәм июнь аенда дщвам ителә, чөнки ул вакытта җир җылына төшә.
15 апрельдән 15 майга кадәр “Яшь сайлаучылар көне” үтә. Әлеге чара кыссаларында күптән түгел “Сайлаулар балалар күзлегеннән” дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте. Анда 1-6 сыйныф укучылары катнашты.
“СМП – Нефтегаз” акционерлык җәмгыятенең “ЯЗ” игелеклелек Татарстан региональ оешмасы мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен иҗат фестивале үткәрә.
Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Ул 2016 нчы елның 30 апрелендә Зәй шәһәрендә туган Мингалеев Ринат Рөстәм улы. Ринат әтисе Рөстәм Рәлиф улының һәм әнисе Людмила Юрий кызының икенче баласы.