Зәйдә ветеринар пункт ачылды

2016 елның 13 мае, җомга

Бүген Зәйнең Баныкин урамында район җитәкчелеге катнашында ветеринар пункт ачылды. Ветпункт йорт хайваннарын диагностикалау һәм дәвалау өчен барлык кирәк яраклар белән җиһазланган. Район башлыгы үз чыгышында бу учреждениенең йорт хайваннары өчен генә түгел халыкның күңелен күтәрүгә дә йогынты ясый, чөнки авыру йорт хайваннары әледән-әле урамнарга чыгарылып җибәрелә, аларга вакытында карау, прививкалар үткәрелми иде. Инде менә андый мөмкинлекләр ачылачак һәм ул даими рәвештә хезмәт күрсәтәчәк . Без әлеге объектны сафка бастыруда хезмәт куйган төзүчеләргә һәм ветеренария хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм әлеге бинаның йорт хайваннарын профилактикалау һәм дәвалау үзәге булуына ышанычыбызны белдерәбез - диде Разиф Галиевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International