15 апрельдән 15 майга кадәр “Яшь сайлаучылар көне” үтә. Әлеге чара кыссаларында күптән түгел “Сайлаулар балалар күзлегеннән” дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте. Анда 1-6 сыйныф укучылары катнашты. Балалар ясаган рәсемнәр һәркемнең гражданлык позициясен күрсәтүгә һәм җаваплылыгын арттыруга булыша.