Зәй районында язгы чәчү төгәлләнде

2016 елның 13 мае, җомга

Зәй районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен төгәлләде. 27,8 мең гектарда бөртекле культуралар чәчелде. Шул исәптән: 13,8 мең гектарда язгы бодай, 11,3 мең гектарда арпа, 2,0 мең гектарда бөртеккә кукуруз, азык үләне 12,6 мең гектарда, шикәр чөгендере 12,3 мең гектарды чәчелде. Хәзерге вакытта чәчү мәйданнарын корткыч һәм чүп-үләнгә каршы эшкәртү эшләре дәвам итә. Әлеге эштә 10 үзйөрешле сиптерү агрегаты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International