11 майда физкультура савыктыру үзәгендә “Өченче яшь” дип аталган өлкәннәр Спартакиадасының 1 туры үтте. Ул Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды. Спартакиадада 60 кеше катнашты. Аларны ветераннар Советы рәисе Марсель Хуҗин котлады. Спартакиаданың 1 нче турында җиңүчеләр 27 майда Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау турында катнашачаклар.