Зәй “Яшелләндерү” ширкәте быел шәһәрне чәчкәгә күмәргә җыена. Шәһәрнең төрле почмакларында 100 меңгә якын чәчкә утыртыла. Аның төп өлеше май ахырында утыртыла һәм июнь аенда дщвам ителә, чөнки ул вакытта җир җылына төшә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов әйтүенчә 65 мең чәчәк утыртырга килешү төзелгән инде, тагын 50 мең чәчәк утыртугаконтракт килешү стадиясен уза. Шулай ук барлык сату оешмалары һәм учреждение җитәкчеләре белән биналар янына чәчәкләр утырту өчен сөйләшенү уздырылган. Ул 1 июньгә кадәр башкарылачак.